Кызыма
Укучылар иҗаты

Кызыма

Рәзилә Муратова шигыре.

Мин бәхетле бу дөньяда,

“Кызым”, – диеп дәшә аламын.

Шатлык бит ул-әти-әнидән

Шушы сүзне ишетә алуың.

Безнең сөенечкә генә тудың,

Кызыкаем, җимешем,

Еллар үтә, син үсәсең,

Буй-сыннарың килешле.

Акыллы син, бу акылың

Юлдаш булсын гомергә.

Тәүфыйклы һәм мәхәббәтле

Булып күрен һәркемгә.

“Зур кеше бул”, – димим, кызым,

Бәхетең булсын зурдан.

Чын кеше булып үс син,

Атла гел туры юлдан.

Начар ният, яман фикер

Бозмасын тормыш җаен.

Гел яхшы дуслар гына

Очрасын адым саен.

Әти-әниле булып сиңа

Озак яшәргә язсын.

Киләчәктә безнең өчен

Терәк булырсың, кызым.

Минем шушы теләкләрем

Озата барсын гел сине.

Үзеңә дә насыйп булсын

Кызлы булу бәхете.


Нет комментариев