Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кызыма хат-нәсыйхәт

Саба районы «Шәмәрдән лицее «Үсеш» 3Б сыйныфы укучысы Мөбәрәкова Әдиләгә язылган хат.

Яраткан, кызым, минем! Бары тик син тугач кына, мин яратуның никадәр зур һәм көчле була алуын аңладым. Баласына карата, бары тик әни йөрәгенә генә шундый саф, эчкерсез мәхәббәт, кайгыртучанлык, борчылу, горурлык хисләре барысы берьюлы сыя ала икән. Мин сине туганнан бирле, һәрдаим һәм һәрьяклап барча авырлыклардан саклап барырга тырыштым.

Еллар үтә, син дә үсәсең. Тиздән 10 яшеңне тутырасың.... Хэзер балачагыңдагы сыман синең яныңда бөтерелү урынлы да булмас һәм килешмәс тә. Мин, әни кеше буларак, сиңа очыныр чакта канатлар, икеләнгән, шикләнгән вакытларыңда киңәшче һәм сердәшче, авыр вакытларыңда зур таянычың булырга тырышырмын. Шушы хатымда сиңа гомер юлында, өлге итеп алырлык, берничә киңәшемне язып үтәсем килә. Бәлки, нигә хат итеп язырга иде, дигән уй килер башыңа. Чөнки күңелдәге хис-кичерешләрне кәгазьгә төшереп җиткерү иң уңайлысы. Көндәлек борчу-мәшәкатьләргә алданып,без кайчак рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга да вакыт тапмыйбыз. Син дә балалык ваемсызлыгы белән, минем сүзләремне, күңел түренә кертми генә, уздырып җибәрергә мөмкинсең.

Бәлки кайбер сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп тә җитмәссең, кайберләре бик баналь тоелыр. Әмма шуны онытма, иң гади сүзләрдә дә, кайчак бик тирән мәгънә ята.

Үтенечем шул сиңа: хатымны сакла, кирәкмәс бер кәгазь кисәге итеп ертып атма!

Аңлашылмаган урыннарын кат-кат укы. Мин ышанам, тормыш тәҗрибәсе туплаган саен, син минем киңәшләремнең дөреслегенә инанырсың. Чөнки алар, буыннан-буынга күчеп, безне дә тәрбияләгән киңәш-фикерләр.

  • Үзеңне ничек бар, шулай кабул ит һәм ярат. Шул очракта яшәү күпкә җиңелрәк.
  • Тормыш безгә бер генә бирелә. Аны бәхетле вакыйгалар һәм күңелле истәлекләр белән баетырга тырыш.
  • Үз-үзең һәм башкалар белән намуслы бул.
  • «Юк» сүзен әйтергә өйрән.
  • Үз хисләрең турында әйтергә курыкма.
  • Исеңдә тот: син-шәхес,ә кемнеңдер милке түгел.
  • Үз-үзеңне яклый бел!
  • Хаталанудан курыкма. Ялгышлар аша, тормыш тәҗрибәсе туплана.
  • Һәркем белән әдәпле бул.
  • Исеңдә тот: синең турында синең сүзләрең түгел, ә гамәлләрең сөйли.
  • Гап-гади әйберләрдән дә матурлык күрергә өйрән.
  • Күз яшьләреңне күрсәтүдән оялма. Алар аша яңа көч килә.
  • Көлү – җан һәм тән өчен дару.
  • Сүз белән дәваларга да, шул ук вакытта яраларга да була.Һәр сүзенне, эйтер алдыннан, яхшылап уйла.
  • Гафу үтенү – көчсезлек билгесе түгел, ә зирәклек билгесе.
  • Кайвакытта сүзгә килсәк тә, мин сине баребер бик яратам.
  • Миңа әйтер сүзең булса, онытма, мин һәрвакыт янәшәдә.
  • Син үзең уйлаганнан күбрәкне булдырасың.
  • Беркайчан да, беркемгә дә үз-үзеңә карата бәяңне төшерергә ирек куйма.
  • Дустың үзеңнән яхшырак булсын.
  • Сеңлең белән туганлык җепләрен, күз карасыдай, сакла.Без, әти-әниеңнән сон,ул – синен иң якын кешең! 

Кызым, Ходай һәр кешегә гомер биргәндә, аларны саф, чиста күңел һәм намус белән бүләкли. Гомер юлын үткәндә, намусыбызның керләнү-керләнмәве, күңелебезнең пакъ булу-булмавы, һәр кешенең үзеннән тора. Мин синең яман ниятле кешеләрдән, начар гамәлләрдән ераграк йөруеңне теләп калам. Тормышта кайчак ялган, хаксызлык, хыянәт белән маңгайга-маңгай очрашырга туры килсә дә, шуны онытма, җир йөзендә яхшы кешеләр һәм матурлык барыбер күбрәк!


Сине яратып, әниең Зилә.
14.11.2023 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев