Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Укучылар иҗаты

Кышын кошларга азык җитмәү куркыныч

Кыш көне безнең якларда калучы кошларга салкыннар түгел, азык җитмәү бик куркыныч.

Мөслим гимназиясе, 2в сыйныф укучылары яза.
Кыш көне безнең якларда калучы кошларга салкыннар түгел, азык җитмәү 
бик куркыныч. Шуңа күрә без җимлекләр ясап, кошларны сыйлыйбыз. Ә 
анда һәркөн песнәкләр, чыпчыклар, кызылтүшләр килә. Мин аларны 
күзәтергә яратам.
Бәдретдинов Самир.
Кошлар – безнең дуслар. Җәй көне алар безгә бик күп файда китерәләр. Ә 
кыш көне без аларга ярдәм итәргә тиеш. Безнең авылда агачта җимлек эленеп 
тора. Мин анда ярма, көнбагыш салам. Алар рәхәтләнеп ашыйлар.
Сираева Ралина.
Кошларга без кыш көне ярдәм итәбез. Аларга җимлекләр ясыйбыз. Ләкин 
бөтен ризык та аларга файдалы түгел.  Кошлар өчен ипи валчыклары салырга 
ярамый. Ә менә ярма, чикләвек, көнбагышны алар яратып ашыйлар.
Хаҗиев Тимур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев