Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кышлар алып килер язларны

Менә инде кыш та тәрәз шакый, ап-ак төскә керде бар галәм...

Кышлар алып килер язларны

Менә инде кыш та тәрәз шакый,
Ап-ак төскә керде бар галәм,
Бар дөньяны саф һәм пакь иттереп,
Язган кебек кар төсле каләм. 

Ак төстәге каләм бик күп язар,
Язар ла ул язлар җиткәнче,
Кояш нуры бар галәмне каплап,
Гөрләвекләр агып киткәнче.

Шаулап аккан гөрләвекләр белән
Агып китәр кайгы-сагышлар,
Көләч итеп елмаючы кояш
Алып килер бары шатлыклар.

Фасыл арты фасыл алышыныр,
Кышы, язы, җәе, көзләре...
Еллар үткән саен гомер кими,
Үткәннәрдә калыр эзләре.

Әхмәдиева Камилә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 
10 нчы сыйныф укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев