Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кышкы сихри табигать

Туган җирнең һәр төшендә бер яңалык, матурлык күреп, елмаеп куясың...

Кояш нурларына җемелдәшеп, җир өстенә талгын гына тәңкә карлар ява.

Йокыга талган урман-кырларны, тау-үзәннәрне каплый кар бөртекләре. Кышкы тынлыкта оеп, морҗаларыннан салмак кына төтеннәр бөркеп утырган өйләрнең түбәләренә дә бүрек булып төшә алар. Әйтерсең лә, юмарт Кыш бабай, өшемәсен-туңмасын, дип, болын-тугайлар өстенә ап-ак мамык юрган ябып йөри. Һәм, гүя, һәр тараф нурлы бер әкияти дөньяга әйләнә. Син мәктәпкә барганда яки өлкәннәргә булышканда, шугалакта уйнаганда яисә чаңгы тагып урман буйларына килеп чыкканда, агачларның томанга өретелгәндәй көмеш бәсләренә карап сокланасың. Туган җирнең һәр төшендә бер яңалык, матурлык күреп, елмаеп куясың. Күңелгә әйтеп бетергесез шатлык, куаныч тула да, килер бәхетләр, данлы вакыйгалар турында уйлый башлыйсың.

Шулвакыт кайдадыр бомбалар шартлый. Өйләр, балалар бакчалары, мәктәпләр җимерелә, табигать анабыз биргән матурлыкның юкка чыгуы искә төшкәч бик тә, бик тә ямансу булып китә. Сугышлар бетсен, барлык кешеләр дә тирә-юнебездәге матурлыкка сокланып карасын!

Хәйруллина Диләрә, Мөслим гимназиясенең 6нчы «в» сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев