Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кышкы сәяхәт

Кыш - бик могҗизалы, сихерле һәм иң гүзәл ел фасылларының берсе.

Кыш - бик могҗизалы, сихерле һәм иң гүзәл ел фасылларының берсе. Кышкы 
каникулда балалар нинди генә уеннар уйнарга өлгермиләр: чанада, тимераякта, 
чаңгыда  шуалар, шулай ук кардан куышлар ясап, шунда качып, кар атышып 
уйныйлар. Бу уеннарны кыш көнендә генә уйнап була. 
Шулай кышның бер җылы көнендә Рияз белән Алмаз чана шуарга булалар. Калын 
гына киенеп, итекләрен һәм бияләйләрен киеп, чаналарын тартып сөйләшенгән урынга киләләр. Әлбәттә инде, этешә-төртешә тауга менеп китәләр. Көн рәхәт, малайлар туйганчы таудан шуалар. Әле берсе икенчесен ега, әле - икенчесе. Һәм малайлар бер уйга киләләр. Кардан куыш ясарга уйлыйлар. Бу – үзенчә бер окоп була инде. Менә Риязның каты карларны өеп ясаган куышы әзер булды, Алмаз да аннан калышмады. 
Малайлар кар атыша башладылар. Алмаз беренче итеп Риязга һөҗүм итте. Рияз да 
үзенең көчен күрсәтте.  Егетләр бик озак кар атыштылар. Рияз, кар ата-ата, Алмазның 
куышына кереп, аны кар белән күмә башлады. Шул вакытта көтмәгәндә бер зур гына 
чокыр барлыкка килде дә малайлар шунда төшеп киттеләр. Алар ниндидер серле бер 
җиргә эләктеләр. Бу роботлар дөньясы булып чыга. Күктә машиналар оча, кафеда 
кешеләр роботлар белән тәмләп чәй эчеп утыралар. Иң кызыгы: бу бик могҗизалы 
дөнья  аларның туган авылы икән. Менә бит могҗиза! Аларның авыллары яңарган, 
үзгәргән. Малайлар авыллары буйлап сәяхәт итәләр, ниләр генә күрмиләр һәм шулай 
итеп бер таныш бинага керәләр. Кинәт каршыларына бер бик үзенчәлекле Мартин 
исемле робот килеп баса. Ул егетләрнең яңа заман дөньясына эләгүләре турында 
белдерә, әмма юлны дәвам итәр  өчен, өч табышмакның җавабын табарга кирәклеген 
әйтә. Беренче табышмакка малайлар бик тиз җавап бирәләр, икенчесендә инде 
малайлар озаграк уйлап җавап бирәләр, ә менә өченче табышмакка җавапны күпме 
генә уйласалар да таба алмыйлар. Бу табышмакларның җавабын белерләр иде, ләкин 
дәресләрдә кызларның чәчләрен тартып, уйнап утырырга малайларга кызыграк иде 
шул. Ничек кенә авыр булса да, озак вакыт үткәч, малайлар бу табышмакның да 
җавабын беләләр. Һәм кинәт алар үзләренең чаналарында уянып китәләр. Инде кояш 
баеп утыра икән. 
Шириязданова Алинә – Күгәрчен мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев