Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кышкы могҗиза

Урман буйлап атлыйм, сихри тынлык, агачларны бәсләр сарыган...

Кышкы могҗиза
Урман буйлап атлыйм, сихри тынлык,
Агачларны бәсләр сарыган.
Төлке, куян куыша-куыша
Ап-ак карда эзләр калдырган.
Быелгы кыш бигрәк якты инде,
Бу аклыктан күзләр чагыла.
Бөтен тирә-якта кар көртләре -
Агач ботаклары сыгыла.
Салкыны да булды, бураны да,
Булсын әйдә, шуңа кыш бит ул.
Тәгәрәшеп тауда чана, чаңгы
Шуар өчен яуган кар бит ул.

Галимов Ринат, Мөслим районы Мари Бүләр төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Горурлык
Сөембикә манарасы — 
Тирә-якның шөһрәте.
Милли җанлы күңелләргә
Рухи азык, хөрмәте.
Китап битләренннән укып, 
Аның шанлы тарихын
Баш иябез, Сөембикә, 
Йолдыз булып балкыйсың!
Манарабыз, син йөрәктә 
Зур бер тарих — үткән юлың.
Киләчәккә барып җитсен —
Теләк тели ул һәм кызың.

Гыйлфанов Дамир, Мөслим районы Мари Бүләр төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев