Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кышкы матурлык

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары иҗаты.

Кышкы матурлык
Кышны көттек без,
Сагындык карны.
Табигать бизи
Бөтен дөньяны.

Ап-ак кар менә
Нәкъ мамык кебек,
Шыгырдый баскач,
Әйтерсең төргәк.

Күк йөзе аяз,
Елмая кояш.
Агачлар матур, 
Ак туннан тоташ.

Буранлы көндә
Могҗиза бигрәк -
Кар бөртекләре
Тылсым кебегрәк.

Шаярып-уйнап,
Безгә куналар.
Чәчәкләр сыман
Матур шул  алар!
Мурадымов Әдел.

Яңа ел теләкләре
Урамда кыш. Нинди рәхәт бүген!
Ап-ак тунын кигән агачлар.
Күрегезче, нинди рәхәт бүген
Җиргә төшкән икән ап-ак кар!

Басу кырлар ап-ак булган,
Болыннар да карга төренгән.
Чишмә буйлары да бүген
Матур булып шәлгә төренгән.

Нинди матур бүген, нинди рәхәт
Урамнарны кат-кат урадым.
Я Аллаһым, мондый рәхәтлектән
Аермачы безне ходаем.

Ап-ак карлар сыман дөньяларга
Тынычлыклар инде килсеннәр.
Туар көннәребез тыныч булып,
Исән-имин яшик, кардәшләр.
Шаймарданов Наил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев