Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кышкы ямь

Чаллы шәһәренең 31нче мәктәбе укучылары язган шигырьләр.

Татарстаным
Татарстан - зур һәм бай,
Яңа шәһәрләр төзелә.
Мең еллык тарихы барын
Бөтен илебез белә.

Татарстан символлары –
Әләм, тугра һәм гимн.
Туградагы Ак барс
Саклый кебек үз илен.

Дүрт елга иле, диеп,
Белми генә әйтмиләр.
Төрле милләт кешеләре
Дус һәм тату  яшиләр.

Татарстан  җирендә
Яши бик эшчән халык.
КамАЗ заводлары исә 
Үстерә илнең данын.
Чаллы, 31 мәктәпнең 9а сыйныфы укучысы Вәлиев Аяз.

 Кышкы ямь
Матур чыршы тирәсендә
Төрле уен уйнадык.
Кыш бабай белән бергә
Биедек тә җырладык.

Кыш айлары ничек ямьле, 
Рәхәт салкын һавада!
Кардан ясалган җәнлекләр,
Төрле сыннар куярга. 

Каникуллар килеп җитте.
Ничек рәхәт дөньяда!
Чана, чаңгыда шуып,
Рәхәтләнеп уйнарга.
31 мәктәпнең 7в сыйныфы укучысы Павлова Виктория.
Укытучылары: Гыйззәтуллина Кафия  Мөбәрәкша кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев