Кышкы буран
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Камилә Әхмәдиева шигырьләре.
Кышкы буран
Нинди матур, сокландыргыч мизгел:
Карлар ява бүген буранлап.
Буран арасыннан, ашыга-ашыга,
Яннарыма килдең төз атлап.
Сине күрү белән күңелләрем,
Керде назлы, жылы кочакка.
Сиңа булган жылы карашымны
Илтеп куйчы серле почмакка.
Мине сагыныплар елаганда,
Моңсу булып, күң(е)лең тулганда,
Алып минем нурлы карашымны,
Жылынырсың кышкы буранда.
Сагыш жыры
Моңлы, назлы тавыш ишетелә,
Каян килә сихри зарлы көй?
Кем соң жырлый шулай матур итеп,
Гөрләп тора авыл,бөтен өй.
Сузып-сузып һәрбер сүзне көйли,
Моңга сала барлык уйларын.
Күңелендә нинди хисләр икән?
Кат-кат урый чишмә буйларын.
Йөрәккәе ярыладыр аның,
Сагышланып жырлый бу жырын.
Күңелләре тулы яра белән,
Елый жаны кызның кичкырын.
Камилә Әхмәдиева — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев