Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыш – ул бәйрәм

Чаллы шәһәрендәге 9нчы мәктәп укучылары яза.

Яңа ел

Бик салкын булса да кышны

Яратмау мөмкин түгел.

Көтәм Яңа ел бәйрәмен

Шуңа сөенә күңел.

Яңа елда булсын бары

Бәхетләр һәм шатлыклар.

Имин еллар килсен безгә

Куанып яшик, дуслар!

Вильдан Рицкий, 7Г сыйныфы.


Суык бабай бүләге

Суык бабай шугалаклар ясап,

Карлардан таулар өйгән.

Балалар чана шусыннар,

Куанып, көлеп, – дигән.

Саф һавада шатланып,

Рәхәтләнеп уйныйбыз.

Тимераякта шуабыз.

Салкыннан курыкмыйбыз.

Азалия Шәйхәйдәрова,  6Д сыйныфы.


Кышкы аклык

Җитте салкын кыш

Яуды ап-ак кар.

Чанаңны ал да,

Тизрәк тауга бар.

Кышкы аклыкта

Күпме шатлык бар?!

Суыктан куркып

Өйдә утырма.

Кышкы көннәрнең

Ямен күреп кал!

Элина Акмалова, 4Б сыйныфы.


Саф һавада

Уйныйбыз саф һавада

Ап-ак карлар яуганда.

Кышның барлык рәхәте –

Чаңгы-чана шуганда.

Нурания Мирзагалимова, 3Д сыйныфы.


Кыш – ул бәйрәм

Кыш ул безгә зур бәйрәм

Яңа ел алып килә!

Ә Кыш бабай бүләк биреп,

Һәркемне сөендерә.

Айбулат Ситдиков, 2Г сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев