Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыш китте, яз килә, кар эри, боз китә

Чаллы шәһәре 4нче мәктәпнең 5В сыйныфы укучылары иҗаты.

Сыерчык

Өй алдында сыерчык,

Сайрый-сайрый бу кошчык.

Балаларын туйдыра,

Канатын кага-кага.

 

Яз килә!

Яз килә, яз килә.                                                                                                         

Кошлар да җырлап килә.          

Алар җырлый – серләшә,                                                                               

Яз килгәнгә гөрләшә.    
Зәлия Гарипова


Матурлык өстәп

Тал бөресе – йомшак «песи»

Яз килүен белдерә.

Карлар эреп бетү белән

Сары чәчәк күренә.

Каеннар да «алка» асты

Матурлык өстәп янә.

Рәхәт инде яз көннәре

Күңел оча, сөенә.
Альбина Вильданова.


Ашыга

Яз исе килә бөтен җирдән,

Урман-кырдан, күлләрдән.

Умырзая баш калкыткан

Кар каплаган җирләрдән.

Каеннар да алмаштырган

Чуклыга шәлъяулыгын.

Яз белергә ашыга шул,

Җир-ананың саулыгын.

Айзирә Хаматов.


Яңа күлмәк

Минем әни бигрәк уңган,

Кулыннан килә бар да.

Ул пешергән ризыкларны,

Яратабыз ашарга.

Туган көнем бәйрәменә

Текте матур күлмәк тә,

Яңа күлмәгем янына

Пешерде торт бүләккә.
Элина Нәбиуллина.


Куаныч

Сизмичә дә калдык без

Кышның үтеп китүен.

Ямьле көннәре белән

Язның килеп җитүен.

Урамда яңгыр ява

Һәм кояш көлеп тора.

Әйтерсең, яз җиткәнен

Барысы да көтеп тора.

Урамда бала-чагалар

Йөгерешеп чабалар,

Аларга карап куана

Әбиләр һәм бабайлар.                                 

Динә һәм Ралина Заляевалар.


Сагынып көттек

Якты, аяз көннәр белән

Ямьле яз җитте.

Бу матур вакытны һәркем

Сагынып көтте.

Калын карлардан арчылды

Еракта тугай.

Яз килүгә шатланадыр

Күктәге тургай.

Яз килүгә куанадыр

Өлкән агалар.

Урамнарда шаярыша

Бала-чагалар.  

Инсаф Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев