Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыш - ул бәйрәм!

Чаллы шәһәренең 9нчы урта мәктәбе укучылары иҗаты.

Кыш - ул бәйрәм
Кыш ул безгә зур бәйрәм
Яңа ел алып килә!
Ә Кыш бабай бүләк биреп,
Һәркемне сөендерә.
Ситдиков Айбулат, 4 Г сыйныфы.

Кыш килде
Кыш килде туган якка
Бар дөнья тынып калды.
Йомшак карлар явып үтте,
Җир ак келәм ябынды.
Хәлиуллина Алия, 4 В сыйныфы.

Саф һавада
Уйныйбыз саф һавада
Ябалак кар яуганда.
Кышның барлык рәхәте-
Чаңгы-чана шуганда.
Мирзагалимова Нурания, 4Д сыйныфы.

Кар яуганда
Мамык карлар ява-ява
Тирә-юнь ап-ак була.
Сихри аклыкка сокланып, 
Күңелләр нурга  тула.
Кәримов Фәргать, 5А сыйныфы.


Көтеп алдык
Көтеп алган кыш килде, 
Җир аклыкка төренде.
Йолдыз кебек җем-җем карлар
Бар дөньяга сибелде.
Зиннатуллина Аделина, 5Б сыйныфы.


Кышкы аклык
Җитте салкын кыш
Яуды ап-ак кар.
Чанаңны ал да,
Тизрәк тауга бар.
Кышкы аклыкта
Күпме шатлык бар?!
Суыктан куркып
Өйдә утырма.
Кышкы көннәрнең
Ямен күреп кал!
Акмалова Элина, 5 Б сыйныфы.

Суык бабай бүләге
Суык бабай шугалаклар ясап,
Карлардан  таулар өйгән.
“Балалар чана шусыннар,
Куанып, көлеп”-дигән.
Саф һавада шатланып,
Тимераякта шуабыз.
Салкыннан курыкмыйча,
Рәхәтләнеп уйныйбыз.
Шәйхәйдәрова Азалия,  7 Д сыйныфы.

Яңа ел
Бик салкын булса да кышны
Яратмау мөмкин түгел.
Көтәм Яңа ел бәйрәмен
Шуңа сөенә күңел.
Яңа елда булсын бары
Бәхетләр һәм шатлыклар.
Имин еллар килсен безгә
Куанып яшик, дуслар!
Рицкий Вильдан,  8 Г сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев