Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыш көне күңелле!

Актаныш районы Пучы мәктәбенең 3 нче класс укучылары иҗаты.

Кыш көне күңелле!
Кыш көне иң күңелле,
Иң рәхәт бер чак була.
Суыкны да онытып,
Тау шуа бала-чага!
Кашапова Зилә


Тәңкә карлар ява!
Тәңкә карлар явып үтте җиргә,
Бар җиһанны күмеп аклыкка.
Сөендереп безне, тауга дәшеп,
Күңелләрне төреп шатлыкка.
Әмиров Самат


Ап-ак карлар.
Кышкы таңнар,
Ап-ак карлар,
Күңелдә сихри моңнар.
Шул матурлыкка сокланып,
Туадыр яңа җырлар.



Кыш килде!
Кыш килде,
Уйный кар-буран.
Дусларым белән
Мин таудан шуам!
Кар бөртеге бөтерелә,
Учларга куна.
Кышкы салкыннан
Битләрем туңа.
Фәтхетдинова Нәзилә


Ак чәчәктәй карлар ява!
Ак чәчәктәй җиргә карлар ява,
Бөтен дөнья нурга күмелгән.
Кар җемелди күзне камаштырып,
Әйтерсең лә, энҗе сибелгән.
Сагынып көткән малай- кызлары да,
Уйнар өчен тышка йөгерә.
Салкын гына карап табигатькә,
Кояш көлә зәңгәр күгендә.
Мөхәмәтов Раил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев