Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыш бабайга хат

Сәлам, кадерле Кыш бабай! Сиңа Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан Динә хат яза.

Сәлам, кадерле Кыш бабай! Сиңа Динә яза. Төньяк полюста хәлләр ничек анда? Хайваннар, җәнлекләр нишлиләр? Кар кызы ничек? Авырмыйcызмы? Бездә авыручылар бик күбәйде бит әле. Яңа елга терелеп бетсеннәр иде инде.

Минем бу уку елы яхшы башланды. Укуда тырышам. Яхшы билгеләр алып, өйдәгеләремне сөендерәсем килә. 

Безнең быел зур сөенечебез булды. Күптән түгел минем сеңлем туды. Аиша дип исем куштык. Без хәзер гаиләдә 4 бала. 4 кыз. Ә мин иң өлкәне.

Өебез түренә чыршы куйдык, бик матур булды. Чыршыны төрле-төрле уенчыклар белән бик матур итеп бизәдем. Аның утлары өебезгә ямь бирә.

Минем шундый теләгем бар: дусларым, гаиләм һәм бөтен кешеләр сәламәт булсыннар. Яхшы, күтәренке кәеф белән яңа елны каршылыйк. Яңа елга бүләкләр күп булсын.

Минем яңа елны дуслар белән үткәрәсем килә, ләкин гаилә белән уздырсам да, күңелле булыр. Менә шушы уйлар күңелемне күтәрә. Минем яраткан ризыгым салат. Без аны әнием белән бергә ясыйбыз. Бу көнне табыныбыз ризыклардан сыгылып тора. Әтиебез — Кыш бабай — безгә бүләкләр тарата.

Һәр яңа елда без телевизордан илебез президенты В.В.Путинның котлавын карыйбыз. Шушы котлау минутлары киләчәккә өмет уята. Авырлыклар онытыла.

Галиева Динә — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев