Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыш бабайга хат

Исәнме, Кыш бабай! Сиңа Динә исемле кыз хат яза.

Исәнме, Кыш бабай! Сиңа Динә исемле кыз хат яза. Мин Югары Әлморза авылында яшим, 6 сыйныфта укыйм. Бу хатымны, син атлар белән бүләк таратканда, укырсың дип өметләнеп калам.
Киләсе яңа елда син ниләр белән безне шатландырырсың икән? Әлбәттә, инде, яңа ел кичендә күңел могҗизалар көтә. Сәгать телләре 12 не сукканда, безгә тыныч тормыш, исәнлек-саулык, бәхетле балачак телисе килә. Барыбызга да киләсе елда зур уңышлар насыйп итсен. 
Кыш бабайга хат язарга дигәч, минем уйларым буталып китте. Җәй көне мин бер хыялымны чынга ашырасым килде. Электрон самокатта йөрисем килә иде. Ә көз көне уйларым үзгәрде. Казандагы “Кырлай” паркында зур аттракционда атынасым килгән иде. Ләкин без анда бара алмадык. Минем хыялым чынга ашмады. 
Кыш җиткәч, ак карлар белән чанада тау шуасы килә башлады. Ләкин әле тау ясарлык кар да юк. Яңа ел алдыннан,  кешеләр өйләрендә чыршы  бизиләр. Мин дә әтиемнән чыршы куюын сорадым. Әтием кибеттән миннән дә зур чыршы алып кайтты. Без аны гаиләбез белән бергә бизәдек. Ул өебез бизәге булып, балкып тора.
Минем  2022 елны бер дә җибәрәсем килми. Тигр елы бик күп кызыклы хәлләр, могҗизалар белән истә калды. Ничек кенә булмасын, 2022 елны озатып, 2023 ел - куян елын каршы алырга кирәк. 
2023 ел, төкле аягың белән кил! Илебезгә тынычлык бир, әти-әнидән аерма. Барыгызга да  эшләрендә, укуларында уңышлар телим. Кыш бабай, минем язган үтенечләремне кире какма. Сау бул, Кыш бабай!

Әлки районы Югары Әлморза мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Гатыпова Динә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев