Кыш Бабайдан ни кирәк?
Укучылар иҗаты

Кыш Бабайдан ни кирәк?

Кемгә нинди бүләк кирәк?

Яңа елга балалар

Хат язалар тырышып.

Кемгә нинди бүләк кирәк,

Берсен-берсе узышып.

   Кызларга курчак кирәк,

   Малайларга – машина.

   Телефон, айфон да өсти

   Шул машина янына.

Зилә тимераяк сорый,

Исламга чаңгы кирәк.

Нигәдер Кыш Бабайдан

Китап сораучы сирәк! 

Вәлиева Ильвина, 42нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы.


Нет комментариев