Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыш

Чаллыдагы 64нче прогимназиянең 3нче В сыйныфы укучысы Ибраһимова Мәликә әкият-хикәясе һәм рәсеме.

Кар бөртекләре белән салкын кыш җитте. Бер көнне иртән Песи урамга чыкты һәм гаҗәпләнде, салкынны тойды һәм тиз генә өенә кереп йогерде. Тиз генә киенеп, кабат тышка чыкты һәм үзенең күрше дустын Керпене уйнарга чакырды. Керпе урамга чыгу белән, Песи кар камкасы алып аңа ыргытты. Керпе көтмәгәннән сискәнеп китте, бу хәлгә дустына үпкәләде. Песи дусты белән шаярасы гына килгән иде бит. Шуңа күрә ул атна буена Керпедән гафу үтенәсе килеп йөрде. Ләкин Керпе үпкәләде дустына, урамга чыкмады.

Бервакыт Песи үзенә яңа дус тапты. Керпе бу хәлне күргәч, тагын да күңелсезләнде.
Тагын салкын кышның бер ае узып китте. Керпе бу хәлгә бик гарьләнде. Керпе тышка чыккач Песи янына килде һәм: «Ачуланма миңа. Әйдә, кабат дуслашабыз!» – диде. 
Песи Керпегә елмаеп: «Әйдә!» – дип тәпиен сузды.

Чаллыдагы 64нче прогимназиянең 3нче В сыйныфы укучысы Ибраһимова Мәликә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев