Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыш!

Салкын кышлар килеп җитте

 Салкын кышлар килеп җитте

 Кар-бураннары белән.

"Бетсен көзге пычраклар

Дөнья яктырсын", дигән.

 

 Кыш бабай безгә ямьле,

 Бәйрәмнәр алып килә.

 Үзенең зур капчыгына,

 Күчтәнәч салып килә.

 

 Чыршы тирәсендә без

 Рәхәтләнеп уйныйбыз.

Кар кызы белән бергә

Матур җырлар җырлыйбыз.

 

Кышкы каникул  җиткәч

Чыгабыз без уйнарга.

Җепшек карны тәгәрәтеп

Кар бабайны ясарга.

Чаллы шәһәре, 31нче мәктәпнең 7в сыйныф укучысы Арсланова Самира.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев