Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көйне ясап буламы?

Сезнең күңелегезгә ятышлы шөгыльләрегез бармы? Ә миндә алар бик күп.

Менә шуларның берничәсе белән сезне дә таныштырып үтәсем килә.

Иң яратканы – рәсем ясау. Рәсем ясаган вакытта гүя синең башыңда ниндидер бер матур көй уйный һәм шул көйне син төрле төстәге буяулар белән кәгазьгә төшерәсең. Ә рәсемнәремдә күңел халәтем, кәефем чагыла.

Миңа шулай ук китап уку ошый. Күпләр өчен ул  күңелсез шөгыль булып тоеладыр. Ә менә минем өчен әйтеп бетергесез кызыклы һәм  файдалы.

Китап укуны мин кызыклы кинофильм карау белән чагыштырыр идем. Иң элек мин күңелемә якын китапны эзләп табам, уңайлы, якты урынга утырам һәм укырга керешәм. Укыган вакытта ашыкмыйча, ошаган урыннарына кыстыргычлар калдырып, тәм табып укыйм. Миңа аеруча детектив, маҗаралы китаплар ошый.

Әлбәттә инде, яраткан шөгыльләрем рәсем ясау һәм китап уку белән генә чикләнми. Калганнары турында сезгә алдагы язмаларымда сөйләрмен әле.


Сәмирә Мәннәпова, Яшел Үзән, Әйшә мәктәбе, 6нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев