Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кычыткан («К» хәрефеннән генә башланган сүзләрдән хикәя)

3нче сыйныф укучысы Илгизә Шигабиева «К» хәрефеннән генә башланган сүзләрдән хикәяләр язарга керешкән. Бер хикәясен сез дә укып карагыз әле.

Арча районы Кәче авылы мәктәбенең физкультура укытучысы Зәйнуллин Хәйдәр Хәйрулла улы, «К» хәрефеннән генә башланган сүзләрдән торган, 30 263 сүзле «Кәрим коесы» әсәрен язган. 

3нче сыйныф укучысы Илгизә Шигабиева аның дәвамчысы булырга теләп, «К» хәрефеннән генә башланган сүзләрдән хикәяләр язарга керешкән. Бер хикәясен сез дә укып карагыз әле.    

Кычыткан

Кәчедә кибеткә килешли Камилнең кулы клуб кырыендагы кычытканга кагылып китте. Кычыткан Камилнең кулын кычыттырды. Кычыткан кулын күп кашыганлыктан, Камилнең кулы кызарып калды. Камил кычытканның кычыттыруыннан кычкырып куйды. Кибет каршында Камилне күзәткән классташы Камилә Камил кырыена килде, кычыткан, кызарган кул кырыйларын кашымаска кушты: «Кашысаң, кулыңның кызаруы күбәячәк». 

Камил Камиләнең киңәшенә каршы килмәде. 

Клуб кырыендагы кычытканны каядыр куярга киңәшләштеләр. 

Камилә, клуб кырыендагы каралты-курасына кайтып, көрәк күтәреп килде. Камил кулын кычыттырган, кычкырткан кычытканга Камилә күтәреп килгән көрәкне кадады. Көрәк кадалудан киселгән кычытканны, көрәккә куеп, кибет кырыендагы контейнерга куеп килделәр. 

Камилнең кулы кызаруы кимегәч, көлешә-көлешә кибеткә кереп киттеләр.

Илгизә Шигабиева, Арча районы Кәче мәктәбе 3 нче сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев