Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Куян баласы

Нәни генә уенчык та кешегә чиксез шатлыклар китерергә мөмкин.

Яшәгән ди, булган ди бер куян баласы. Көннәрдән бер көнне алар әтисе һәм әнисе белән кибеткә барганнар.  Кибеттә алар тукланыр өчен ризыклар алганнар. Ашамлыклар кибетеннән чыкканда әнисенә әйтә куян кызы: "Әнием, миңа курчак кирәк." Аннары алар әнисе белән уенчык кибетенә баралар, анда алар бик матур бер курчак күрәләр. Тик әнисе курчакны алырга ашыкмый, башта куян кызына кирәкле киемнәр алырга була. Шулай итеп әнисе кызына итәк, футболка, чалбар, башлык, куртка ала. Кибеттән чыгып барганда куян кызы әнисенә әйтә: "Курчак алыйк инде, әнием." Шуннан соң әнисе белән куян кызы кибеткә курчак алырга керәләр, тик кызганычка каршы аларның курчакка акчалары җитми. Әнисе курчакны кызга туган көнгә алырга вәгъдә бирә.

Шулай итеп көз үтә, кыш үтә, яз үтә, җәй җитә. Көннәрдән бер көнне әнисе әтисенә әйтә: "Кызыбызның, туган көне җитә, вәгъдә иткән курчакны алырга кирәк." Куян кызы балалар бакчасында булганда алар уенчык кибетенә барып курчак алып кайтканнар.

Куян кызының бакчадан кайтыр вакыты җиткән. Аны бакчадан әтисе алып кайткан. Өйгә кайтуга куян кызы матур курчакны күреп алган. Әй сөенгән, әй шатланган куян кызы. Әтисе белән әнисен кочаклап зур рәхмәтләрен җиткергән.

Менә шулай нәни генә уенчык та кешегә чиксез шатлыклар китерергә мөмкин.

Фазылҗанова Мәликә, Арча районы Пөшәңгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев