Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Күршеләрнең “аварийный” базына сәяхәт

Мин - өй каршындагы тирәнлеге шактый гына булган “аварийный” базда. “Мин монда!”- дип кычкырам икән...

Кеше үз гомерендә нинди генә хәлләргә юлыкмый да, нинди генә хәлләр кичерми. Мин дә кечкенә чагымда бар нәрсә белән кызыксынучан һәм кысылучан булганмын. Бүгенгедәй хәтеремдә, миңа 4-5 яшьләр тирәсе иде.
Бер көнне курше Йолдыз апа әни янына керде, кире чыкканда “Нәфисә, әйдә безгә”, - дип мине үзләренә чакырды. Бик ярата идем шул аларга керергә, ияреп чыгып та киттем. Бакчага чыга торган ишекләре ачык, Мөхәммәтнур 
абый нидер эшләп йөри. Йолдыз апа дүрт-биш җиләк өзгән арада мин юкка чыкканмын. Мине эзләү башланган. Исемемне әйтеп, әле анда, әле монда кычкыралар икән. Ә мин - өй каршындагы тирәнлеге шактый гына булган 
“аварийный” базда. “Мин монда!”- дип кычкырам икән. Куркулары йөзләренә чыккан күрше апа, абыйлар баздан чыгаруга әниләр дә килеп җиткән. Әнием әйтмешли,  мине имгәнүдән “фәрештәләр саклап калгандыр”. 
Бу вакыйга бер дә онытылмый. Искә алганда көләсе дә, елыйсы да килә.Кечкенә вакытта тизрәк үсәсе, әнинеке кебек матур күлмәк тә, үкчәле түфли дә киясе килә бит ул. 
Көз көне. Әниемнең яңа алган көзге сапогие кызыктыра гына бит. Матур, бераз үкчәсе дә бар. Әни бакчада җир казый, җыештыра. Ә мин тәвәккәлләдем. Өйгә кереп, аягыма катлы-катлы носкилар, шул исәптән йон 
носки да кидем. Сапогины киеп, үзәк урамга асфальтка барып җиттем. И йөрим арлы-бирле, дусларны чыкмаслармы дип көтәм. Юк, дусларым чыкмады, аяк киемемне дә күрмәделәр. Казларын куарга чыккан Рая апа 
гына: “Ай-яй, Нәфисә, сапогиең бигрәк бәләкәй!”- диде. Ә әнием мине ерактан: “Нишләп йөрүе сәер моның” дип карап торган. Лап-лоп атлап, хәлләрем бетеп кайтып кергәнем һаман да истә. Әле дә шуны искә төшереп көлешәбез.

Шарифуллина Нәфисә, Мамадыш районы Усали урта гомуми белем мәктәбенең 6 класс укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев