Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Күңелле, ләкин кыска....

Мөслим гимназиясенең 2нче В сыйныф укучылары яза.

Кыш
Без энем белән кыш җиткәнен зарыгып көтеп алабыз. Кыш көне бөтен 
дөнья ап-ак була. Кар бөртекләре кояш яктысында җем-җем килеп 
ялтырыйлар. 
Кышның иң матур бәйрәме – Яңа ел. Бу матур бәйрәмнән соң күңелле 
каникуллар башлана. Быелгы каникулны мин авылда гына уздырдым. 
Рәхәтләнем чаңгыда шудым. Бер җепшек көндә энем белән Кар бабай ясап 
куйдык. Каникул дигәч тә, гел йоклап кына да ятмадым, гел уйнап кына да 
йөрмәдем. Әниемә  өйдә булыштым, әтиемә кар көрәштем. Матур 
мультфильнар карадым, кызыклы китаплар укыдым. 
Әминә Җапбарова, 2 в сыйныф укучысы.


Күңелле, ләкин кыска...
Мин каникулны бик көттем. Каникул миңа Яңа ел бәйрәме белән бергә 
күп итеп бүләкләр һәм күчтәнәчләр дә алып килде. Каникул вакытында Чаллы шәһәренә кунакка бардык. Анда кичке шәһәрнең матурлыгын карарга 
чыктык. Ул сихри әкият дөньясы кебек иде. Каникул күңелле узды, ләкин 
кыскарак булды. 
Бәдретдинов Самир


Кышкы каникуллар үтеп, без янәдән мәктәпкә укырга килдек. 
Каникулда җыйган көч белән яңа белем тупларга җиң сызганып тотындык. 
Каникул сагындыра сагындыруын. Чөнки мин аны бик күңелле үткәрдем. 
Көн саен үземә бер мавыгу уйлап таптым. Кар яуган көнне гаиләбез белән 
бергәләп кар көрәдек. Дусайга кайтып әбием белән бабайның да 
ишегалларын ялт итеп кардан чистартып куйдык. Рәхәтләнеп тау шудык. Әти 
белән кар чанасында йөрдек. Анда төрле җәнлек эзләрен күзәттек. Каникул 
бик күңелле булды. 
Муллагалиев Илдан


Мөслимебездә ап-ак карлы кыш. Ак кар җир өстенә җылы йомшак 
юрганын каплады. Агачларга ак шәлен япты. Көннәр бик салкын, хәтта 
кайбер көнне урамга чыгарга да куркыта. Салкын җиле дә исә, бураны да 
котырып ала. Кыш көне йомшак кар яуганны яратам мин. Андый көннәрдә 
гел өйдә утырасы килми, тизрәк тышка уйнарга чыгам. Кар бөртекләре 
минем өстемә әкрен генә килеп куналар да, мин җылы һава өрсәм, эреп юкка 
чыгалар. Кыш көне чаңгыда, чанада шууы рәхәт. Мин кышны бик яратам. 
Шакиров Камил


Бөтен дөньяны ап-ак кар каплады. Табигать җем-җем итеп торган яңа 
матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынды. Елгалар 
һәм күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Кыш көне көннәр кыска, 
иртән соң яктыра, кичен караңгы тиз төшә. Мәктәптән кайткач, тиз-тиз 
җыенмасаң, чана шуарга да җитешмисең. Мин салкыннан да, бураннан да 
курыкмыйм. Рәхәтләнеп чана шуам, чаңгыда йөрим. Кыш - бик күңелле 
вакыт ул. 
Харисов Илдан


Кышкы каникул җиткәч, берничә көн генә өйдә булдык та, без әби-
бабайларга авылга кунакка киттек. Авылда бик рәхәт булды. Анда бер абый 
боз белән катырып тау ясап куйган. Без шул тауда чана шудык. Әби белән 
бабайга булыштык, ишегалларын кардан чистартып куйдык. 
Беркөнне Минзәлә шәһәрендә узган “Коръән уку” бәйгесенә бардык. 
Призлы урыннар яуладык, бүләкләр бирделәр. Шулай итеп каникул бик 
күңелле узды.
Моратов Гомәр


Кышкы каникулны мин бик озак көттем. Менә беркөнне ул килеп тә 
җитте. Иң беренче эш итеп, Яңа ел бәйрәмен каршыладык. Аннан күңелле 
ялларны башлап җибәрдек. Мөслимдәге әби белән бабайга барып көн саен 
хәлләрен белеп тордым. Шуганка әбиемә ял көннәрендә бардык. Каникулда 
кар да күп яуды, шуңа күрә кар көрәргә дә туры килде. Мөслимнең үзәк 
чыршысы янына бәйрәмгә дә барып, чана шуып кайттык. Кышкы каникул 
озын булды. Йөрмәгән җир, эшләмәгән эш калмады. Шулай да тагын бер-ике 
көн җитмәде, китаплар укырга җитешмәдем. 
Ранис Хәсәнов


Мин кышкы табигатьне күзәтергә бик яратам. Гыйнвар ае бик салкын 
көннәре белән куркытып алды. Хәтта без мәктәпкә дә бара алмадык. Тышта 
салкын, тәрәзәгә Кыш бабай матур бизәкләр ясап киткән. Кич белән кояш 
кып-кызыл булып байый. Һава температурасы 30 дан да түбән төшкән төннәр 
булды. Ә өйдә җылы, рәхәт. Кыш шулай салкын булса, җәе кызу була аның.
Хаҗиев Тимур


Кышкы каникулны мин бик көтеп алам. Чөнки рәхәтләнеп ял итәсең, 
укырга барасы, дәрес әзерлисе юк. Иртән йокыдан торасы бар дип, иртә дә 
ятасы түгел. Кышкы каникулның иң күңелле вакыты – Яңа ел бәйрәме. Быел 
безнең өйгә Кыш бабай, Кар кызы, Куян килде. Алар безгә матур теләкләр 
теләделәр, күп күчтәнәчләр биреп киттеләр. 
Каникул вакытында апаларга кунакка бардык. Чана-чаңгы шудык. 
Салкын көннәрдә өйдә телевизор карап, телефонда уйнап утырдык. Каникул 
тиз үтте. Без киредән мәктәпкә килдек. Их, күңелле иде каникулда!!!!
Сабитов Рамзан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев