Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Күңелемдә туган хисләр

Минем карт бабам Шәһитов Фәйзрахман Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елда ул фронтның алгы сызыгында була.

Кыш айлары да үтеп китте. Үзенең җылы кояшы, яшеллеге белән яз  килеп җитте. Күңелләргә ниндидер серлелек, билгесезлек өсти  яз. Ни өчен шулай соң? Бу халәтнең сәбәпләре нидә? Аңламассың бу күңелне.

Тиздән 9нчы май, Җиңү бәйрәме. Бу бәйрәм олы кешеләр, сугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган кешеләр өчен бик тә якын. Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итә. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган батыр ул-кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен  кызганмаган. Шәһәр-авыллардагы һәйкәлләр, сугышчан һәм хезмәт даны музейлары, совет сугышчыларының илгә мәхәббәтен, фидакарьлеген чагылдырган китаплар, фильмнар, спектакльләр нәкъ шул турыда сөйли.

Безнең Пәрәү авылы уртасында да Обелиск урнашкан. Аның яныннан үтеп йөрибез һәм кайвакытта тукталып, сугышта үлеп калган, исән кайткан авылдашларыбызның исемлеген барлыйбыз. Җәй көне чәчәкләр үстерәбез, кышын һәрвакыт кардан чистартып торабыз.

      

Минем карт бабам Шәһитов Фәйзрахман да сугышта катнаша. 1943  елда ул фронтның алгы сызыгында була. Алар хәрәкәт итә торган колоннаны немецлар утка тота. Ләкин безнең ил солдатлары алга баруларын дәвам итәләр һәм бер авылны азат итәләр. Шул вакытта карт бабам  аягын югалта.

Карт бабай безгә киңәшче, батырлык үрнәге булып торды. Бүген инде ул вафат. Карт бабам авылыбызның соңгы ветераны иде.

     

Шулай ук дәү әниемнән сугыш чорында яшәгән карт әбием турында да сораштырырга  яратам. Ул оныкларын  җыеп, шул чор турында бик күп нәрсәләрне безгә сөйли. Карт әбием сөйләве буенча, тылда да бик авыр булган. Авылда барлык эшләрне башкару: чәчү, уру, сугу эшләре, фермада терлекләрне карау картлар, карчыклар, яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Бөтен эш тә кул хезмәте белән башкарыла. Сугыш елларында халык ач була. Мич ягарга утын булмый, урманнан чана тартып ботаклар җыеп кайталар. Тракторлар, комбайннар артына хатын-кызлар утыра. “Барысы да фронт өчен” дигән лозунг астында беркем дә эштән калмый.

 

      

Мин 9нчы майны түземсезлек белән көтәм. Обелиск янында батырларны искә алу чарасы узачак. Без дә анда катнашачакбыз. Яшь буын Сезне онытмаячак хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре!!!

Татарстан Республикасы Лаеш районы Пәрәү гомуми урта белем мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Шагитова Камилә Илфат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев