Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Күңелем яктысы

Чаллы шәһәрендә 41нче мәктәпнең актив кына эшләп килүче «Ак каурый» әдәби түгәрәге кышкы кайнар сәламнәрен юллый.

Исәнмесез, безнең иң яраткан газетабыз — «Көмеш кыңгырау»! Сезгә
Яр Чаллы шәһәрендә актив кына эшләп килүче 41 нче мәктәпнең " Ак
каурый" әдәби түгәрәге кышкы кайнар сәламнәрен юллый. Кышның
матурлыгы безне яңа иҗади әсәрләр тудырырга этәрә. Иҗатыбызның
уңышлы дип табылганнарын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Җитәкчеләре: Вагыйзова Гөлия Наил кызы.

Күңелем яктысы
Шәһәр тулы якты утлар
Бизәлгән төрле төскә.
Шундый матур вакытны
Уздырабыз дәрестә.
Яр Чаллының уртасына
Утыртканнар чыршыны.
Сары, кызыл, зәңгәр төскә
Буяганнар ак кышны.
Текә таулар ясаганнар,
Чана белән шуарга.
Каникуллар һаман җитми,
Кирәк әле укырга.
Һәр көнемне санап барам,
Яллар җитсен иде тиз!
Кыш бабайдан Яңа елга
Көтәм бик зур приз.
Каникуллар җитсен генә,
Уйнар идем урамда!
Әйлән-бәйлән җырлар идем,
Күңелем яктысында!
Мөхтәсимова Әминә, Яр Чаллы, 5 «Л» сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге
әгъзасы


Ак дөньяда урын эзләп,
Йөзә кар бөртекләре.
Яңа елда чынга ашсын,
Һәркемнең теләкләре.
Яңа елны көткән чакта,
Күңелләрем яктыра.
Кар дөньяны чистартканда,
Хисләребез яңара.
Ак дөньяда урын эзләп,
Оча кар бөртекләре.
Биеп һәм уйнап кунарга
Канат бирә җилләре.
Яңа елны көткән чакта,
Хыяллар ишек кага.
Ачкычларын дөрес сайлау,
Йөкләнгән безнең кулга.
Закирова Әдилә, Яр Чаллы, 9 «Л» сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев