Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Куянсылудан кышкы хатирә

Бу куян кызының беренче кышы иде.

Бүген көн бигрәк суык иде. Әнә агачлар өстендәге кар да энҗе мәрҗәндәй ялтырап ята. Гүя урман үзенең иң матур кышкы 
күлмәген кигән кебек иде бүген. Куянсылу өненнән чыгырга микән 
дип бик озак уйлады. Бу куян кызының беренче кышы иде шул. 
Куянсылу соры күлмәген матур ак кышкы костюмына яңа алмаштырып бетерде.Бүреләр дә, усал аучы да аны хәзер ак кар өеме арасыннан аера алмас. Куянсылу бөтен куркуын җиңеп, әкрен генә урман буйлап атлады.

Кыш үзенә күрә гүзәл иде. Әнә нинди сылу чыршылар, әнә нинди 
төз наратлар, әнә тегендә нинди биек имән агачлары тезелеп киткән.

Тиенсылу күрше дә шушы матурлык белән сокланырга чыккан 
ахры. Куянсылуны күреп, сөенә-сөенә анын белән исәнләшә иде. Бүген хәтта, кояш та Куянсылуга үзгә, бөтенләй икенче төрле елмаеп 
карый кебек тоелды. Саф кышкы урман һавасын сулап, Куянсылу 
бүген үзенә кечкенә сәяхат бүләк итте. Үзенчә сөенде, матурлык, табигать белән хозурланды.

Суык Куянсылуның кечкенә тәпиләренә үтеп керә 
башлады. Куянкай әкрен генә өненә таба йөгерде. Шулай 
Куянсылуның беренче кыш көне искиткеч кызык һәм үзенчәлекле 
үтте.

61нче “Аленушка” балалар бакчасы тәрбиячесе Абдуллина Илсөяр Фәнилевна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев