Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Куян елы аяк баса, безгә ни алып килә?

«Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзалары Рафикова Алинә белән Мулләхмәтов Камилдән чираттагы шигъри Яңа ел күчтәнәче.

Яңа ел килә
Куян елы аяк баса,
Безгә ни алып килә?
Ел буе әгәр тырышсаң,
Шатлык һәм бәхет бирә.

Куян елы безгә килә,
Бар да бәхет өмет итә.
Тиздән Яңа ел җитә,
Нәниләр бүләк көтә.

Яңа ел тыныч килсен,
Һәр өйгә бәхет керсен!
Яхшы хәбәрләр иңсен,
Шатлыктан күзләр көлсен!

Рафикова Алинә, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, 8 нче сыйныф.

Кышны яратам
Бүген буран әй дулады,
Акка күмде бар дөньяны.
Көчкә өйгә кайтып җиттем,
Һай чеметте бит-кулларны!

Яратам мин кыш айларын,
Ябалактай кар яуганын.
Кояш нурларында биеп,
Җем-җем кар ялтыраганын.

Уеннары да күңелле,
Бәйрәмчәдер һәрбер көне.
Бураныннан һич курыкмыйм,
Киям җылы киемемне!

Мулләхмәтов Камил, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев