Күргәнем дә юк иде
Хөрмәтле җәй! Мин синең яңадан килүеңне түземсезлек белән көтеп калам.
Эх, инде кыш җитсә дә, һаман җәйне сагынам әле мин. Җәй уртасында без гаилә белән Болгар шәһәренә бардык. Андагы истәлекле урыннарны карап йөрдек. Башта без Рабига күленә төштек, андагы сыннар янында фотога төштек. Ни өчен Рабига күле дип аталуы белән кызыксындык. Аннары Ак мәчеткә бардык, эченә кердек. Шуннан соң әти безне Идел елгасына алып төште. Анда бик зур пароход туктап тора иде. Минем әле якыннан андый зур корабны күргәнем юк иде. Авыл өен дә карап чыктык. Манараларга да мендек.
Менә шулай үтеп китте минем җәйге каникулымның бер көне.
Хөрмәтле җәй! Мин синең яңадан килүеңне түземсезлек белән көтеп калам.
Рамилә Гарипова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 5 нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев