Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көзге тынлык һәм мин...

Һәр ел фасылы үзенең матурлыгы белән җәлеп итә. Мине көз айларының вак-вак яңгырлары сагындырган иде.

Һәр ел фасылы үзенең матурлыгы белән җәлеп итә. Мине көз айларының вак-вак яңгырлары сагындырган иде. Аларның иртәнге якта, йокыдан уятырга теләгәндәй, тәрәзәгә шакып торулары күңелгә рәхәтлек бирә. Кошларның җылы якка китүләре күңелдә моңсулык уята. Алар тезелешеп, туган яклары белән саубуллашып, кабат әйләнеп кайтырга диеп китәләр.

Ә агач яфраклары өстеннән шыгыр-шыгыр атлап барулары үзе ни тора. Яфракларны күкләргә чөеп, чәчеп җибәрсәң, әкият дөньясына эләгәсең. Көннәрдә кыскарып, төннәр озынайган вакытлар җитте. Күбрәк вакытны өйдә уздырабыз. Әти-әни сөйләгән хәтирәләрен тыңлап утырабыз. Аларның балачагына сәяхәт итеп алабыз.

Үзебезнең күңелгә яткан шөгылебез белән дә мәш киләбез. Әни белән бергәләп гөлләрне тәрбиялибез. Күптән түгел генә балчыкларын алыштырып, яңа савытларга утырттык. Алар да балкып өйне матурлап утыралар. Тагы бергәләп камыр ризыклары әзерләргә яратабыз. Әни белән бергәләп әзерләгән ризык бик тәмле була. Шулай булмыйча мөмкин түгел.

Минем ике хомягым да бар әле. Берсе Белл,икенчесе Мила исемле. Әти-әнием белән без аларга яшәрләренә урын әзерләдек. Кайбер кирәк-яракларны кибеттән дә алам, ә кайберләрен үзем ясыйм. Хомякларымда бик канәгать бугай. Ләкин сер бирмиләр, эндәшмиләр. Мин белеп торап, алар миңа бик рәхмәтледер кебек тоела.

Алсу Әгъләмова 54 гимназия Чаллы каласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев