Көзге җил
Чаллының 41нче мәктәбендә актив кына эшләп килүче «Ак каурый» әдәби түгәрәге көзге сәламнәрен юллый.
Көзге җил
  Әкрен генә җилләр исә,
  Күктә – кыргый үрдәкләр.
  Җылы якка очып китте
  Казлар, торна, ләкләкләр.
Су буйлары тып-тын калды,
  Ишетелми бакалар.
  Агачлардан җил очыра
  Сары, кызыл яфраклар.
Көзге җилләр алып килде
  Безгә кышның сәламен.
  Урамнарда алтын төсләр -
  Табигатьнең бәйрәме!
Мөхтәсимова Әминә, Яр Чаллы, 5 «Л» сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы
Көз
  Җиргә кабат көз килде,
  Бөтен җир кызгылт-сары.
  Көз айлары бик юмарт
  Җиләк —җимеше баллы.
Быел көз җылы килде,
  Кояш назына төрде.
  Мәктәптә яңа дуслар —
  Күңелгә шатлык иңде.
  Гатина Фәридә, Яр Чаллы, 5 «Л» сыйныфы, «Ак каурый» түгәрәге әгъзасы.
Җитәкчеләре: Вагыйзова Гөлия Наил кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
                                                
                        
                    
Нет комментариев