Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көзге иҗат

«Бүген без сезгә үзебез иҗат иткән берничә шигыребезне җиткерәбез» дип язганнар Чаллының 62нче урта мәктәбе 4 Д сыйныфы укучылары.

Без, 62 нче урта мәктәпнең 4 Д сыйныфы укучылары, сезнең газетагызны зур кызыксыну белән укып барабыз. Безнең белән бер дулкында булуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
Без туган телебезне яратабыз һәм үз телебездә рәхәтләнеп аралашабыз. Укытучыбыз Флюра Габдулловна белән төрле чараларда актив катнашып, көч сынашып, гел алдынгы урыннарга лаек булабыз. 

Ә бүген без сезгә үзебез иҗат иткән берничә шигыребезне җиткерәбез.

Көз
Җәйне озатып, көзгә керде
Табигатьнең бар яме.
Кошлар сизеп очып китте, 
Язын кайтырлар әле.
Агачлардан яфрак төшә, 
Ул көзнең төсен бизи.
Сары, кызыл, алтын төсләр
Келәм күк җирне түши.
Зәлинә Исламова.

Көз килде
Ак каеннар сары күлмәк кигән,
Моңсуланып алар башын игән.
Карагызчы, дуслар, күрегезче,
Туган якка безнең көзләр килгән.
Наилә Рәхмәтуллина.

Көз
Яфрак төшә,
Салкын җилләр исә.
Кошлар китә
Җылы якларга.
Сары яфрак
Кара җирне түши,
Әйтерсең лә, 
Җылы сакларга.
Гөлназ Шарафутдинова.

Көз килде
Менә безгә көз килде,
Алтын кояшны бирде.
Без урманнарга бардык,
Гөмбәләр җыеп алдык
Көзге яфраклар матур,
Кызыл, сары һәм алтын.
Хайваннарга юрган ул,
Кешеләргә шатлык ул.
Айсылу Яруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев