Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көзге байлык

Иртәгә Казанга китәсе. Ә күчтәнәчкә гарәбәдәй сары чикләвекләр алып барам.

Көзне алтын дип бик дөрес бәяләгәннәр. Әлегә көннәр бик матур тора. Инде агачлар да яфракларын коя башладылар. Миләшнең кайберләре кып-кызыл яфракка әйләнде. Бераз саргылтлары да бар. Мамадышта алар адым саен үсә. Яшьрәк агачлар гел кызылдан киенде. Табигать могҗизасы дими ни дисең инде?! Ял көннәрендә Мамадышка кайттым. Совет урамында алма агачлары да шактый. Алмалары пешеп, өзелеп төшеп, агач аслары алма белән тулган. Җыючы да, ашаучы да юк. Үсмер малайлар атышып уйныйлар. Әле кишер, чөгендерне алмаганнар. Ныгысын, чыныксын, - ди бабай. Бабай белән урманга чикләвеккә бардык. Кәшәнкәсеннән чыгарып чүпләү бик күңелле эш икән. Тозлы арахис, кешью, фундукларны бер якка куя тәме. Ләкин үз кулларың белән җыйганы ни дисәң дә, тәмлерәк тә, экологик яктан чистарак. Шундый күңелле булды Мамадышта. Иртәгә Казанга китәсе. Ә күчтәнәчкә гарәбәдәй сары чикләвекләр алып барам. Сыйныфташларымны сыйлармын әле урман күчтәнәче белән.
Вадим Андриянов, Казан шәһәренең унберенче санлы киң профильле лицейның 3 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев