Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көзгә сәяхәт

Фәрзикәева Дилбәрнең бу язмасын укысагыз, үзегезне походка барган кебек хис итәчәксез. Шулкадәр тәмләп, җентекләп язган ул!

Һәр елны язын һәм көзен мәктәп белән табигатькә чыгабыз. Менә быел да 
сәяхәт итеп кайтырга булдык. Моңа без бик шатландык. Анда алып бару өчен 
төрле тәмле әйберләр әзерләдек. Мин шаурма әзерләдем. Иртә белән һава 
торышы әйбәт булса ярар иде, дип теләдек. Укытучы апабыздан хәбәр 
көттек.
Ниһаять, сөенечле хәбәр килде! Шуннан тиз генә киенеп, әйберләремне 
тутырдым да  Гүзәлләргә төшеп киттем. Аның белән без бергә җыелу 
урынына киттек. Җыелып беткәч, бергәләп юлга кузгалдык. Дусларым белән 
сөйләшә-көлешә бардык. Килеп җиткәнебезне сизмичә дә калганбыз. 
Шуннан соң үзебезгә бер матур урын сайладык. Клеенкаларыбызны җәеп, 
тәмле әйберләребезне өстәлгә тездек. Бер-беребезнең алып килгән 
ризыкларын мактый-мактый ашадык. Малайлар шул арада учак ягып 
җибәрделәр. Анда шулпалы бәрәңге пешердек. Шулпа пешкән арада уеннар 
оештырылды.
Малайлар, кызлар ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек йөзеннән 
граната аттылар, канат тарту буенча ярыш оештырылды. Без аларга көч 
биреп тордык. Шул арада шулпа да пеште. Ул бик тәмле иде. Аннары 
тантаналы линейкага тезелдек. Һәр отряд рапорт бирде.  Без анда үзебезнең 
отряд исемен, девизын әйттек, җыр җырладык. Менә кайтыр вакыт та җитте. 
Ничектер моңсу булып киттек. Язга кадәр сау бул, дип, без табигать белән 
хушлаштык. Юк, язга кадәр түгел, кышка кадәр генә. Кышын да таудан чана 
шуарга барырбыз әле. 
Фәрзикәева Дилбәр, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 
6 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев