Көз тылсымы
Рәйсә Абдуллина шигыре.
Еламсырый да сыман күк..
Әллә миңа үпкәли?
Алтын бөртекләрен коя,
Гүя сәйләнен бәйли...
Моңлы яфрак кыштырдывы,
Урманда гөмбә исе...
Күңелләрне биләп ала
Һичьюгы саг(ы) ну хисе...
Барлык хыялларым да
Күктә сыман тоела,
Яфрак кыштырдавы белән
Елап җиргә коела...
Урманнар соры тоныкта,
Күк гөмбәзе саргая,
Эре-эре тамчыларда
Яшьлегебез моңая.
Рәйсә Абдуллина, Казан шәһәре, СОлНЦе мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев