Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көз

Бакчаларда тәмамланды көзге эшләр...

Бакчаларда тәмамланды көзге эшләр,
Мул уңышны җыеп алды бар кешеләр.

Кышка алар әзерләнде, ризык җыйды,
Яшелчәне базларына салып куйды.

Төзелешеп кошлар китте җылы якка,
Язлар җиткәч кайтыр алар туган якка.

Сары төскә керде хәтфә яшел болын,
Куян хәтта алыштырды соры тунын.

Күп калмады инде суык кыш та җитәр,
Без йорисе юлны ап-ак итәр.

Кыш бабайдан бала-чага бүләк көтәр,
Яңа ел да шатлык төяп килеп җитәр!

Савгильдина Римма, Чаллы, 7нче мәктәп, 9 "А" сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев