Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көтмәгәндә...

Закирова Әдиләнең каләме проза өлкәсендә дә, поэзиядә дә көчен сыный. Сезне аның иҗаты белән таныштырып үтәсе килә.

Закирова Әдилә Чаллы шәһәре 41нче урта мәктәбенең 9нчы
сыйныфын бетерде. Әдилә 7 ел рәттән татар теле буенча Республика
олимпиадасының муниципаль турында призер, Бөтенрәссәй «Илһам» яшь
язучылар бәйгесендә II урын алды, «Шәвәли» премиясе лауреаты, «Илһамлы
каләм» һәм «Тылсымлы каләм» төбәгара бәйгеләрендә I, II урыннарны
яулаган талантлы кыз.

Әдилә фән белән дә мавыга, аның төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүләре шактый. Барыннан да бигрәк, ул
«Ак каурый» әдәби түгәрәгенә җиде ел инде яратып йөри. Әдиләнең
каләме проза өлкәсендә дә, поэзиядә дә көчен сыный. Сезне аның иҗаты
белән таныштырып үтәсе килә.

Көтмәгәндә...
Килде дә бер болыт,
Төште су коелып,
Нәкъ минем өстемә,
Мин барган җиремә.
Лып-лыкыр булганчы,
Өскә су тулганчы.
Әйтерсең җиткерә,
Барма ул җиреңә.
Качып та һич булмый,
Артымнан да калмый.
Яңгырны тыңладым,
Бармаска уйладым.
Ишетем соңыннан,
Һәлакәт булганын,
Барасы урынымда
Зур яшен сукканын.
Үпкәләсәм дә баштан
Яңгырга бик каты,
Чылатты,зур рәхмәт.
Бәладән коткарды.
Закирова Әдилә,
Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, "Ак каурый" түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев