Космонавт булам!
Барлык малайлар да: “Үскәч, космонавт булам”, - ди.
Барлык малайлар да: “Үскәч,
Космонавт булам”, - ди.
Кызларның да зәңгәр күккә
Очасы бик килә бит.
Юлия Пересильд кебек
Мин дә очармын әле.
Кошлар кебек, бар галәмне
Күктә кочармын әле.
Малайлардан калышмыйча,
Спорт белән шөгыльләнәм.
Чаңгы шуам, суда йөзәм,
Көн дә иртән йөгерәм.
Мәктәптә “5”легә укыйм,
Мин инде әзер микән?
Космонавт булыр өчен
Шушылар җитәр микән?
42 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Нигъмәтуллина Аделя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев