Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Көләч йөзле әнием

Үрәзмәт башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары үзләренең әниләре турында яза.

Минем әниемнең исеме - Эльвира.

Алар минем әтием белән бергә безне – 4 баланы үстерәләр. Минем әнием көләч йөзле, бик тиз уртак тел таба белә. Мәктәптә укыган чагында бик күп китаплар укырга яраткан. Аның иң яраткан дәресе математика булган. Әнием пешеренергә ярата. Ул безне тәмле әйберләр пешереп сыйлый. Әнием кибеттә сатучы булып эшли, аны бар кеше дә хөрмәт итә. Мин әниемне бик нык яратам, аңа сәламәтлек телим.

Хаертдинова Айгөл.

 

Минем әниемнең исеме - Гөлнара.

Ул бик ягымлы, көләч йөзле, тырыш. Ул әтием белән бергәләп, мине һәм абыем Камилне тәрбиялиләр. Мин үзем 4нче сыйныфта, абыем 9нчы сыйныфта укыйбыз. Әнием безнең мәктәптән кайтуга тәмле ризыклар әзерләп куя. Бергәләшеп чәй эчкәч, без әнигә мал карарга, кар көрәргә булышабыз. Эшләр беткәч, бергәләп телевизор карыйбыз, китаплар укыйбыз. Без әниебезне бик яратабыз, аңа исәнлек-саулык, әтиебез белән бергә тигез тормыш телибез.

Абдурахманова Камилла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев