Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кодрәтле кояш

ҺӘР СҮЗЕ «К» ХӘРЕФЕННӘН ГЕНӘ БАШЛАНГАН ХИКӘЯ.

Кыш китүгә, кояшның кыздыруы көчәя. Кояшның кыздыруыннан карлар кимергә керешә, көньяктан күчмә кошлар кайталар. Кайчакларда, кыш киткәнче, кара каргалар күренгәли. Күпмедер көннән карлар калмый. Күктә кояш көлгәндә күңелле.

Көләч кояш Кадыйрны, Кадыйрның күршесе Кадрияне кызыктырды. Кыскасы, Кадыйр, Кадрия, курткаларын киеп, капка кырыена килделәр. Күктәге кояшка карап, көлешеп куйдылар. Кызу-кызу каршыдагы кибеткә кереп киттеләр.

Көннән-көн кояшның кодрәте күбәя. Күктә кызарып кояш күренгәч, көн килә. Көндез кояш көчле кыздырса, кемнәрдер комда кызыналар, кемнәрдер күләгәгә кача.

Кара көз килүгә, кояшның кыздыруы кими, көннәр кыскара. Кабат кырыс кыш килә. Кояш кыш киткәнен көтә. Кешеләрне куандырасы, кәефләрен күтәрәсе килә кояшкайның.

Илгизә Шиһабиева, Арча районы, Кәче мәктәбе, 3нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев