Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Клубтагы кичә

Тексттагы барлык сүзләрне бер төрле хәрефтән башлап язу – тавтограмма дип атала. Шундый хикәяне бергәләп укыйк.

     Кичен күршеләр Кадыйр, Кадрия клубка килделәр. «Кәче кызы» конкурсы куелачак. Кадрия конкурста катнашачак.

     Конкурска кадәр Кадрия, Кадыйр китапханәгә кереп, китаплар карадылар. Кадрия кызыл күлмәген киеп куйды. Конкурста катнашучы кайбер кызлар кибеткә кереп киттеләр. Кибет клуб кырыенда.

    «Кәче кызы» конкурсын карарга клубка кеше күп килде. Картлар, карчыклар күренгәли. Кибеткә киткән кызлар, кире кайтып, киенеп куйдылар.

   Кичәне куючы китапханәче Камилә, конкурста катнашасы кызларны, кычкырып, кешеләр каршысына китерде.

   Кызлар кигән киемнәрен күрсәттеләр, көйләр көйләделәр, курчаклар киендерделәр, кунак каршылау күренешләрен, көнкүрешләре кергән кинофильнар күрсәттеләр. Клубка килүчеләр конкурсны кызыксынып карадылар.  Көлкеле күренешләр күп күзәтелде.

    Камилә конкурста катнашкан кызларны кабат караучы кешеләр каршысына китерде. Кызларны кочаклый-кочаклый кулларына конфетлар, косметика кирәкләре, кызыклы китаплар куйды. Кадриягә «Кәче кызы» калфагын кидерде. Кадрия куанычыннан көлеп куйды. Калган кызлар Кадрияне котлап, кочакладылар.

   Кадыйр клубта Кадриянең киенгәнен көтте. Кичке караңгылыктан курыккан күрше кызын капкалары кырыйларына кадәр кайтарып куйды.

       Илгизә Шиһабиева, Арча районы Кәче мәктәбе, 3нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп!