Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Килсә килсен...

Мул уңышы, бәрәкәте белән Килсен әйдә алтын көзләр дә.

Җәйнең соңгы ае үтеп бара,

Тик нигәдер көздә эше юк.

Бар көченә әнә бит кыздыра,

Көзне китермәскә тели күк.

Эссе җәйгә исе китеп томый,

Ә көз үзе мыштым гына килә.

Берәм- берәм уңышларын бирә,

Әкрен- әкрен алтын төскә төрә.

Җәйнең соңгы ае үтеп бара,

Булмаса да эше көзләрдә.

Мул уңышы, бәрәкәте белән

Килсен әйдә алтын көзләр дә.

Габдрахманова Зилә, Арча районы Наласа урта мәктәбе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев