Килер кунакка Шүрәле дус та... (Тукайга хат)
Килер кунакка Шүрәле дус та. Кети уйнарга Ул бигрәк оста. Нурлат районы, Биләр-Күле мәктәбе укучысы Динар Галиевнең шәп шигырен укып карагыз әле, дуслар!
Килер кунакка Шүрәле дус та...
Урамда апрель,
Шундый матур яз.
Күңелле бүген –
Бәйрәм көн булгач.
Бу көндә туган
Габдулла Тукай.
Шуңа шатланып,
Җыр суза тургай.
Бүген Тукайны
Олылап, данлап,
Әсәр-шигырен
Укырбыз кабат.
Мәктәпнең эче
Әкият кебек.
Матур рәсемнәр
Диварга элдек.
Тукай бәйрәме
Бүген мәктәптә.
Ишекләр ачык –
Син дә кил әйдә.
Килер кунакка
Шүрәле дус та.
Кети уйнарга
Ул бигрәк оста.
Су анасын да,
Әйдә, чакырыйк.
Алтын тарагын
Бер тотып карыйк.
Читтә калмасын
Кәҗә һәм Сарык.
Бәйрәм ямьләнер
Көлеп-шаярып.
Моңлы «Туган тел»
Яңгырап торыр.
Тукайның рухы
Моңа шат булыр.
Татар халкымның
Ул алтын ае.
Без бәхетлеләр –
Без бит Тукайлы!
Динар Галиев, Нурлат районы, Биләр-Күле мәктәбе, 3нче сыйныф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев