Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Киләчәгем синдә, гүзәлем!

Камилә Әхмәдиева шигыре.

Һәр авазың былбыл моңы сыман,
Сүз ятьмәңә хисләр уралган.
Йөзең алсу, әйтерсең лә кичен
Кояш кызылыннан нур алган.

Сүзләр белән генә әйтелмәслек
Хисләреңнән толым үрелгән.
Бәхет тулы шомырт кара күзең
Нидән бүген шулай сүрелгән?

Киләчәктә безне бәхет көтә,
Ышан миңа, затлым, гүзәлем.
Синең өчен галәм күркен гизеп,
Кирәк дисәң, йолдыз өзәрмен.

Без барасы юлны ялт иттереп
Балкый йолдыз шунда, еракта.
Тик күренми нурлы ягы жирнең,
Без гел башка якта,без артта.

Безнең күз дә күрер ул йолдызны,
Жир күчәрдә кат-кат әйләнә.
Ул күзләми гел бер якны гына,
Жирнең сере шуңа бәйләнә.

Ишет мине, сабыр бул, дип әйтсәң,
Кирәк кадәрлесен түзәрмен.
Тик бел шуны, мәңге сөям сине,
Киләчәгем синдә, гүзәлем!

Камилә Әхмәдиева, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев