Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Күңелемдә шигырь туды

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең 3, 4нче сыйныф укучылары иҗаты. Җитәкчеләре - Рәзинә Мөхияр.

Курчак уе

Утыра шунда курчак,

Уйлары аның бик шәп.

Уйлап утырадыр ул

Җәйге болын турында,

Көзге урман турында.

 

Кышкы суык турында,

 Язгы ташу турында,

Күп нәрсәләр уенда.

Ләкин аның төп уе –

Тәмле кәнфит турында.


 

Көннәр гел ямьле булсын!

Кошлар әйләнеп кайтсын!

Үлән үсеп утырсын!

Чәчәкләрнең исе дә

Кешене шатландырсын!

 

Көннәр гел ямьле булсын!

Елга чайпалып торсын!

Арыш, бодайлары да

Чайкалып  үсеп торсын!

Шәйхетдинова Айгизә 4 Б


Ипи

Басуда арыш үсә,

Басуда бодай үсә.

Алардан он ясала.

Оннан камыр изелә,

Матур итеп тезелә,

Камырдан ипи пешә,

Безне табынга дәшә.

Нәсыйбуллин Сәед 4В


Чаңгы

Минем чаналарым бар,

Минем тимераяк бар.

Иң яратканым минем –

Җитез чаңгыларым бар.

 

Һәр көн чаңгыда шуам,

Һәр көн аны чистартам.

Яратам мин шуарга,

Яратам мин хәрәкәт,

Хәрәкәттә бәрәкәт.


Бүрек

Килеп җиткәч авылга,

Чыгып киттем урамга.

Күрәм ята бер керпе –

Бу  бабайның бүреге,

Калмагандыр кирәге.

 

Бүрекне алгач кулга,

Күрдем ертык икәнен.

Бүрекне тиз-тиз тектем,

Аннан бабайга бирдем.

Бу эшемә сөендем.


 

Лилия

Бар лилия чәчәге,

Бар икенче Лилия.

Якын дустым ул минем,

Сердәшем дә ул минем.

 

Аның туган көненә

Сатып алдым лилия.

Лилия сары төстә,

Аның яраткан төсе.

 

Мин аны Лилиягә

Бүген бүләк итәрмен.

Аңа ул бик нык ошар,

Мине шатланып кочар.

Хакова Милана 3б



 

Кышның соңгы ае

Кышның соңгы ае килә,

Бик тиз кыш үтеп китә.

Кирәк күбрәк уйнарга,

Кар атышып калырга.

 

Кирәк чаңгы, чаналарда

Күбрәк итеп шуарга.

Яз җитсә, шуып булмый,

Яз җитсә, чаңгы бармый.

Камалова Азалия 3Б

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???Унышлар сезге кызлар,малайлар!

    Теги: Шигырь Күңелемдә шигырь туды шигырьләр