Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Күңелем могҗиза көтә

Укучыбыз хикәясе

- Табылды, табылды!  - дигән хәбәр белән көтмәгәндә генә килеп керде Асылгәрәй абый.
- Ничә айлар, еллар буе эзләгәч, табылды! Исән! - дигән сүзләрне ишетүгә, Асия апайның йөрәге дөп итеп куйды. Асылгәрәй абыйның әйткән сүзләрен йөрәге бик якын кабул итеп, җылынып киткәндәй булды. Колакларында “Табылды, исән!” дигән сүзләр кат-кат яңгырады, шул сүзләрдән башка бүтән берни дә ишетелмәгән шикелле булды.
Асия апайның күзләре шул минут эчендә яшь белән тулып, битләре буйлап талгын гына агып төште.
30 ел... бүген аерылышканнарына нәкъ 30 ел.
Әти-әниләре һәлакаткә эләгеп, икесе дә вафат булгач, апалы-сеңелле Асия белән Марзияны балалар йортына алып киттеләр. Якын кешеләреннән аерылышу кызларга бик авыр бирелде. Балалар йортындагы тормышның беренче атнасы кызлар өчен җәһәннәмгә тиң булды. Иртәнме, киченме,  Асия белән Марзия гел бер-берсенең кочагына кереп, күңелләрен бушаталар иде.
Вакыт үтү белән кызлар бу тормышка ияләшеп, төннәрен еламый гына, бергә булганнарына рәхмәтләрен әйтеп, тормыш иттеләр. Бөтенесе дә әйбәт кенә бара дигәндә, Марзияны бер гаилә кызлыкка алырга уйлады. Әкияттәй башланган тормыш башта әти-әнисенең вафат булып, балалар йортына эләгүләре, ә инде хәзер Асиядән яраткан, бердәнбер якын кешесен - Марзияны аерып алып китүләре белән тәмамлангандай булды.
Апа белән сеңелнең аерылышулары күз яшьләрсез үтми калмады. Бер-берсеннән ерагаерлар дип бер дә уйларына килмәгән иде.
Кызлар арасында 5 ел аерма булса да, бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар иде бит. Асия янәдән якын кешесен югалтуын аңлагач, көннәрен кәефсез, ә төннәрен мендәрен юешләтеп чыккалады.

Асия үзенең 18 яшьлеген бик зарыгып көтте. Аның калган 8 елы, бер гомер үткәндәй булды. Марзияны алып киткәннән бирле, Асия эшкә урнашып, тизрәк сеңлесен эзләргә дип бик хыялланды.
Асия бик тырыш, гадел, акыллы, тыйнак, башкаларга үрнәк булып үсте.

Менә 8 ел буе өметләнеп көткән көне килеп тә җитте. Аңа 18 яшь! Асия заводка эшкә урнашты, аңа эшчеләр тулай торагыннан бүлмә бирделәр. Асия эшен җиренә җиткереп, яратып башкарды. Коллективта да ул бик тиз арада ихтирам юллады. Җитәкчесе дә аның тырышлыгын күреп, сеңлесен эзләргә булышырга сүз бирде. Ләкин Марзияны кызлыкка алган гаилә билгесез чит тарафка күчеп киткән иде шул.
Кайларга гына язып, кайлардан гына белешеп карамады ул - өметләнерлек хәбәр килмәде.
Ел артыннан ел узды, Асия генә өметен өзмәде. Заводта ул тырыш, тәртипле Асылгәрәй белән танышты. Асия белән Марзияның кайгысын ул үзенеке итеп кабул итте. Инде бергәләп тә эзләп карадылар.
Асылгәрәй белән Асия матур гына гаилә корып җибәрделәр. Бер ул, бер кыз үстерделәр. Тормышы түгәрәкләнеп китсә дә, Асиянең һаман да күңеленең бер чите китек калды.
Асылгәрәй бар танышларын эшкә җикте, илнең төрле почмагына хат юллады. Алар адресына Себер якларыннан хат килеп төште. Асылгәрәй конвертны ачып укый башлады, укыган саен күзләре бер яшьләнә, бер елмаю белән тула торды. Ул хатны тотып, ашыга-кабалана Асиясе янына чапты.
Менә ул бәхетле мизгел! Ничә еллар буе күңелләре белән бер-берсенә тартылып та араларын меңнәрчә километр аерып торган апа белән сеңел, бер-берсенең кочагына сыенып, икесе бер булып басып торалар.

                                                                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хикәя безгә язалар