Көтеп алган каникуллар килеп җитте...
Көтеп алган каникуллар
Килеп җитте.
Көз булса да, җир өстен кар
Каплап китте.
Бер көн салкын була,
Бер көн җылы.
Бигрәк кызык инде
Куян елы.
Ә бүгенгә йомшак
Кар эрегән.
Табигатькә яңа баштан
Җылы килгән.
Тәрәзәдән тышны карау
Шундый җиңел.
Тик мәктәпкә тартып тора
Минем күңел.
Вәлеева Ильвина ,Чаллы шәһәре, 42нче мәктәп, 4нче сыйныф, «Тылсымлы каләм» түгәрәге әгъзасы.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев