Камазында элдерә
15нче октябрь - Әтиләр көне.
Хөрмәтле механизатор –
Әтиемнең һөнәре.
Язын, җәен, көзләрен
Кырда үтә көннәре.
Бер эштән дә курыкмый ул,
Бар эшкә дә өлгерә.
Хәзергесе көндә ул
Камазында элдерә.
Әтием – горурлыгым,
Мин аннан үрнәк алам.
Өебездә әтиемә
Һәр эштә дә булышам.
Раил Мирзагалиев, Актаныш районы, Богады мәктәбе, 3нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев