Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кәче кибетендә

Кәчедә кибетләр күп. Кадрия, Кадыйр кибеткә килеп керделәр.

Кәчедә кибетләр күп. Кадрия, Кадыйр кибеткә килеп керделәр. Киштәләрдә карандашлар, картоннар, келәйләр, консервалар, күмәчләр, кекслар, коржиклар, конфетлар, кока-колалар, кириешкалар, кефирлар, кызларга курчаклар күренә. Кичә кайткан кыярлар, кишерләр, кабаклар, кадаклар,кәбестәләр кәгазь капчыкларда. Киштәләр кырыена күлмәкләр, көртиләр, костюмнар, кроссовкалар, кәләпүш-калфаклар, курткалар, кедалар куелган. 

Кадриягә Кәче клубында кызлар конкурсында катнашырга күлмәк кирәк. Кибеттәге күлмәкләрне киеп карарга кереште. Күлмәкләрне кия, көзгедән карый. Кадриянең күлмәкләр киеп каравын кибеттәге кешеләр кызыксынып күзәттеләр. Кадрия күп күлмәкләрне киеп карады. Кызыл күлмәккә кызыкты. Кызыл күлмәкне кигәч, Кадыйрга карап куйды: «Кадыйр, кызыл күлмәк килешәме?» Кадыйр кычкырып куйды: "Килешә, Кадрия, килешә кызыл күлмәк. Королева кебек күренәсең». 

Кадыйр, күмәч, конфет күтәреп, кассага килде, керем картасын кибетче кулына куйды. Кадрия кызыл күлмәген касса кырыена куеп, кошелёгыннан кирәкле кәгазь купюраларны кибетче кулына күчерде. Кадрия, Кадыйр, кибеттән кайтып киттеләр. Кичен клубта «Кәче кызы» конкурсы. Кадыйр карарга, Кадрия катнашырга
киләчәк.

Илгиз Шигабиева, Арча районы Кәче мәктәбе, 3нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев