Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кәҗә кайгысы

Чал­лы шә­һә­ре, 2нче гим­на­зиянең 3А сый­ны­фы укучысы Айсылу Нуриева әкияте.

Бо­рын-бо­рын за­ман­да яшә­гән, ди әби бе­лән ба­бай. Алар­ның ике ба­ла­ла­ры һәм бер кә­җә­лә­ре бул­ган. Га­и­лә бик яр­лы яшә­гән. Ел­лар  үтеп, алар­ның ба­ла­ла­ры үсеп җит­кән һәм үз тор­мыш­ла­рын ко­рыр­га чы­гып кит­кән­нәр. Әби, ба­бай, кә­җә - өче­се яшәп кал­ган­нар. Бер көн­не кә­җә ике бә­ти алып кайт­кан. Әби бе­лән ба­бай шат­ла­ныр­га да, кай­гы­рыр­га да бел­мә­гән­нәр, чөн­ки алар­ның аша­тыр­га ри­зык­ла­ры бул­ма­ган. Ир­тә бе­лән ба­бай алар­ны ба­зар­га алып ки­теп са­тып кайт­кан. Шул көн­нән та­гын өче­се ге­нә яши баш­ла­ган­нар.

Көн­нәр­дән бер көн­не кә­җә авы­рып кит­кән. Аңа авыл­ның мал та­би­бын ча­кырт­кан­нар. Та­биб хай­ван­нар те­лен аң­лый тор­ган бул­ган. Аңа кә­җә үзе­нең зар­ла­рын сөй­ләп бир­гән. Кә­җә­нең бә­ти­лә­рен бик нык са­гын­ган. Ба­бай шул көн­не үк кә­җә бә­ти­лә­рен ки­ре алып кайт­кан. Кә­җә те­ре­леп, ма­тур­ла­нып кит­кән. Алар бер­гә бик ма­тур го­мер ит­кән­нәр.

Ай­сы­лу Ну­ри­е­ва, Чал­лы шә­һә­ре, 2нче гим­на­зия, 3А сый­ны­фы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев